Свердловск өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү буенча министрлык делегациясе министр Алексей Пьянков җитәкчелегендә “Идея” Технопаркы эшчәнлеге белән танышырга килделәр. Делегация составында министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итү департаменты директорлары, өлкәнең күчемсез милекне теркәү һәм техник инвентаризацияләү дәүләт үзәге, дәүләт милке белән идарә итү белән җитәкчелек итү дирекциясе вәкилләре катнашты. Кунакларны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев озата килде.
Визит ясау барышында Технопаркның тышкы элемтә һәм PR бүлеге җитәкчесе Евгений Маликов министрга “Идея” стартапам күрсәтә торган хезмәтләр һәм беренче резидентларны тарту үзенчәлекләре турында сөйләде.