Кичә Kazan-Arena стадионы территориясендә Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2013” узды. Спорт чарасында барысы 24 мең 300 шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма. Ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әйләнгән бу чарада министрлык хезмәткәрләренең балалары, структур подразделениеләрнең белгечләре һәм җитәкчеләре, министр урынбасары Фәрит Мусин катнашты. Хезмәткәрләренә көч биреп торырга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев та килде.