ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин унитар предприятиеләр реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте оештырган видеоэлемтә режимындагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне статс-секретарь җитәкче урынбасары Сергей Пузыревский үткәрде.
Чарада РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары һәм ФАС территориаль идарәләре катнашты. Сергей Пузыревский ГУП һәм МУП реформалаштыру планы-графигын үтәү буенча айлык хисапны ФАС территориаль органнары адресына җибәрү кирәклеге турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә унитар предприятиеләрне реформалаштыру конкурентлы базарларда унитар предприятиеләр эшчәнлеген тыю турында 485-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә уза. Татарстан Республикасында ТР Министрлар Кабинетының 27.10.2020 № 966 карары белән расланган ДУП һәм МУП реформалаштыру буенча 2025 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга чаралар планы кабул ителде.