Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, башка рәсми затлар катнашты.
Төп доклад белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады.
2023 ел йомгаклары буенча дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан консолидацияләнгән бюджет керемнәре 15,5 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән дәүләт милке белән идарә итүдән кергән керемнәр – 8,1 млрд сум, муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр – 7,4 млрд сум. Дәүләт милке белән идарә итүдән кергән керем структурасында яңартыла торган керемнәр өстенлек итә, аларның өлеше 98,6%, җир арендасыннан кергән керемнәрнең 87%. Муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр структурасында җир кишәрлекләрен арендалаудан һәм сатудан кергән керемнәр иң зур өлешкә ия 60,5%.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча пилот төбәкләрнең берсе булып тора. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясенең барлык күрше субъектлары белән Татарстан Республикасы чиген узу турында, муниципаль берәмлекләренең барлык чикләре буенча (956), торак пунктлар чикләре буенча – 86% (2 675), территориаль зоналар чикләре буенча – 57% (7 221), элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләре буенча – 94% (644 475) мәгълүмат кертелде.
2023 елда капиталь төзелеш объектларына кадастр бәясе үткәрелде, 2,8 млн объект бәяләнде.
2023 елда министрлык әзерләгән проектлар нигезендә ТР Министрлар Кабинеты автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү өчен гомуми мәйданы 176 гектар булган 192 участокны тартып алу турында карар кабул итте.
Министрлык мөһим социаль программаларны гамәлгә ашыруда катнаша.
"Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. 2023 елда 2 602 участок бирелгән. Министрлык хисап елында ятим балаларга аренда шартнамәләре буенча бирү өчен республика милкенә 762 торак бина сатып алган", - дип билгеләп үтте Фәнил Әһлиуллин.
Татарстан Республикасында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә цифрлы трансформация буенча чаралар үткәрелде, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне исәпкә алу һәм идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасының беренче чиратын эшләү башланды, 25 дәүләт хезмәте күрсәтүне электрон рәвештә камилләштерү буенча чаралар үткәрелде.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә системалы методологик ярдәм күрсәтү дәвам итә, шул исәптән ЕГРНны тутыру, аренда түләүләре буенча муниципаль бюджетларга бурычларны киметү, мөлкәтне бәяләү турындагы хисапларны экспертизалау мәсьәләләре буенча. 2023 елда Министрлык карарлары һәм кабул итү-тапшыру актлары буенча муниципалитетларга 55 млрд сумлык 1 361 күчемсез милек объекты тапшырылган, бу соңгы 4 елда тапшырылган милек күләменә туры килә.
Утырышта шулай ук Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова республикада ЕГРНны мәгълүмат белән тутыру буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.
ТР киңлек мәгълүматлары фонды директоры Дмитрий Лунегов чыгышы эш нәтиҗәләренә һәм Фондны үстерү перспективаларына багышланды.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Лаеш районының социаль-икътисади үсешендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләренең әһәмияте турында сөйләде.
Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен иң яхшы хезмәткәрләргә тапшырды.