Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика халкына электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында искә төшерә

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (функцияләрен) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны теләсә кайсы вакытта, тәүлекнең, бәйрәм һәм ял көннәренең вакытына карамастан бирергә мөмкин.

Хезмәт алу өчен сезгә өйдән чыгарга туры килмәс. Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза җибәрү һәм бирелгән гаризаның үтәлешен күзәтү дә җитә.

Портал мөмкинлекләреннән физик һәм юридик затлар, эшмәкәрләр файдалана ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган 25 дәүләт хезмәте бар, шул исәптән 12се Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталына чыгарылган.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән сылтама буенча таныша аласыз.

Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре порталы аша Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча 1 309 гариза килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International