РФ Икътисади үсеш министрлыгында СТП проектларын эшләү буенча методик киңәшләргә карата искәрмәләр турында фикер алыштылар

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков рәислегендә видеоэлемтә буенча РФ Икътисадый үсеш министрлыгының чираттагы киңәшмәсендә катнаштылар.

Элегрәк төбәк профильле учреждениеләренә РФ Икътисади үсеш министрлыгының территориаль үсешне планлаштыру Департаменты тарафыннан муниципаль округларны, шәһәр һәм авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру схемалары проектларын, шулай ук мондый документларга үзгәрешләр кертү проектларын эшләү буенча методик тәкъдимнәр җибәрелгән иде.

Киңәшмәдә эшче төркем әгъзаларының проектка карата тәкъдимнәре һәм искәрмәләре яңгырады, алар исәпкә алыначак һәм документның йомгаклау вариантына берләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International