Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районында гражданнар җыеннарында катнашты

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районының Мөрәле һәм Кошман авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов һәм социаль хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

Фәнил Әһлиуллин авыл халкын республика программаларының һәм милли проектларның төп юнәлешләре белән таныштырды, республиканың узган елдагы казанышлары турында хәбәр итте.

"Якынча 6 ел элек Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр 5 милли үсеш максатын билгеләде, аларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елда милли проектлар эшләтеп җибәрелде. Татарстан илкүләм проектлар эшендә актив катнаша: алар 2023 елда гына да республиканың 770 объектында масштаблы эшләр алып барырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте министр.

Фәнил Әһлиуллин җыеннарда катнашучыларга үзара аңлашулары, ил һәм Татарстан җитәкчелегенә ярдәм итүләре, ил файдасына киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Халык белән очрашуларда шулай ук Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ФАП мөдирләре, мәктәп директорлары, участок һәм авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International