2023 елда Татарстанда муниципаль милектә булган 255 мең квадрат метрлы 753 кулланылмый торган күчемсез милек объекты һәм республика милкендә 166 мең квадрат метрлы 269 объект ачыкланган.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үткәргән ТР Тикшерү-хисап органнары Советы утырышында дәүләт (муниципаль) мөлкәт һәм җир ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Министр аңлатуынча, төрле сәбәпләр аркасында төрле максатлардагы 753 муниципаль күчемсез милек объекты кулланылмый. Шуларның 119ы аварияле. Кулланылмаган милекнең күп булуының сәбәпләре, шул исәптән, авария хәлендәге милекне торгызуга, торак пунктларда кулланырга яраклы объектлар булганда күчемсез милек объектлары төзүгә акча булмау һәм башкалар.
Халыкка куркыныч тудырган авария хәлендәге күчемсез милек объектларын торгызу өчен шактый финанс чаралары таләп ителә, ә бу бюджет акчаларын нәтиҗәсез куллану – әлеге объектлар буенча баланс тотучылар тоту, саклау, салымнар түләү, персоналны тоту чыгымнарын күтәрә.
"Муниципаль берәмлекләргә кыска вакыт эчендә күчемсез милекнең авария хәлендәге объектларын билгеләү буенча эш алып баруны кирәк дип саныйм", - дип өстәде Фәнил Әһлиуллин.
Тагын бер проблема-муниципаль бюджетларга аренда түләүләре буенча бурычларның шактый дәрәҗәсе. Бурыч 301 млн сум тәшкил итә, җир участоклары буенча 91%. Иң зур бурыч Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Түбән Кама, Чистай, Агерҗе һәм Лаеш районнарында.
2023 ел башыннан җир участоклары өчен бурыч 40 млн сумга арткан, милек буенча 7 млн сумга кимегән.
Министрлык Финанс министрлыгы, Салым хезмәте, Суд приставлары хезмәте белән берлектә атна саен муниципаль берәмлекләр белән бурычларны киметү буенча киңәшмәләрдә катнаша.
"Муниципалитетларга бурычларны киметү буенча чараларның үтәлешен даими контрольдә тотарга, расланган Юл карталарын гамәлгә ашыруга җаваплылык белән якын килергә, яңа соңга калган түләүләрнең барлыкка килүенә юл куймаска кирәк», - дип ассызыклады Фәнил Әһлиуллин.
Татарстан Контроль - хисап органнары Советы утырышында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында шулай ук балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары, тышкы финанс контроле органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре һәм башка темалар тикшерелде.