Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан Татарстан бюджетына 47,96 млн сум салым булмаган керем керде

2024 елның 2 феврале, җомга

2024 елның 31 гыйнварына Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 47,96 млн сум тәшкил итте. Республика бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 0,4 процентка үтәлгән.

Татарстан Республикасы бюджетына:

милекне арендалаудан - 29,62 млн сум (план 11% ка үтәлгән);

җирне арендалаудан 8,91 млн сум;

сервитуттан - 4,67 млн сум (план 0,6 % ка үтәлгән);

милекне сатудан 4,76 млн сум (план 36,5 % ка үтәлгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International