Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Astra Linux операцион системасына күчү вакытында барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча киңәшмәдә катнашты.
Татарстан хакимият органнарында һәм муниципаль берәмлекләрдә барлык автоматлаштырылган эш урыннарын Россиянең Astra Linux операцион системасына күчерү турында килешүгә кул куйды. Бу хакта 2023 елда Kazan Digital Week ябылышында Россия цифрлы үсеш министры Максут Шадаев хәбәр итте. Татарстанда илебезнең операцион системасына 150 мең эш урыны күчерелә.
Киңәшмә барышында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына кагылышлы Astra Linux-ка күчү буенча иң кискен проблемалы мәсьәләләр тикшерелде.