Татарстанда күп балалы гаиләләргә 18 615 җир кишәрлеге бирелде

2013 елның 27 сентябре, җомга

       2013 елның 25 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 22 770 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 544, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 788 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 395 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 18 615 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 81,75 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International