Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасы бәяләүчеләр союзы” партнерлыгының чираттагы утырышы булып узды. Төп сорауларның берсе булып, «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр союзы» һәм “Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе” коммерцияле булмаган партнерлыклар арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешмәгә имзалар кую булды.
Килешмә, ТР риэлторлар гильдиясе алып бара торган күчемсез милекне алу-сату мониторингы нигезендә күчемсез милек мәгълүматларының бердәм базасын булдыруны күздә тота.
Партнерлыкның башкарма дирекциясе партнерлыкның күзәтүчән Советы рәисе – Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге партнерлык активы киңәшмәсе карарын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны тапшырды.
Күчемсез милек мәгълүматларының бердәм базасын булдыру буенча проектны партнерлык Президенты Андрей Лисичкин җиткерде.
Утырыш барышында партнерлык тарафына килгән тәкъдимнәр дә каралды.