2013 елның 25 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт хаҗәтләре өчен Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарындагы 21,46 га мәйдандагы җир кишәрлекләрен тартып алу сораулары буенча киңәшмә үтте. Бу җир кишәрлекләре бүгенге көндә «Вамин-Татарстан» ААҖ милкендә һәм “Зенит Банкы”, “ВТБ Банкы” ААҖ залогта тора.
Бу сорау буенча сөйләшүгә Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, «Вамин-Татарстан» ААҖ, “Автострада” ААҖ, “Чыннан да сөт” идарә компаниясе вәкилләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарындагы җир кишәрлекләрен алышу схемасы төзелде.