ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм «Ин Парк-Казан» вәкилләре белән киңәшмә узды.
«Лаеш районы территориясендә логистик технопарк булдыру» масштаблы инвестицион проектын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Столбище авылында 9 корпустан торган логистик парк төзү планлаштырыла, аларның һәрберсенең мәйданы 50-55 мең кв.метр тәшкил итә. Проектның инвесторы булып «Ин Парк-Казан» тора. Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 июлендәге 554 номерлы карарына ярашлы рәвештә муниципаль җир кишәрлекләрен аукционнар үткәрмичә арендага бирү күздә тотыла.