Республикада күп балалы гаиләләргә 47 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән

2024 елның 12 марты, сишәмбе

2024 елның 11 мартына күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 087 гариза бирүчене кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 113, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 407 гариза бирүче.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә гомуми өлешле милеккә 47 579 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International