27 сентябрь көнне ел саен үткәрелә торган “Эктремизмга-Юк!” республикакүләм айлыгы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында экстемимны профилактикалау һәм аңа каршы көрәшкә багышланган очрашу үтте. Министрлык хезмәткәрләре каршында “Коррупиягә каршы көрәштә хокукый тәэмин итү. Экстремизм һәм терроризм - җәмгыятькә чакыру” темасына ТР ЭЭМ вәкиле Азат Шәфиков чыгыш ясады. Лектор тарафыннан терроризм чыганаклары, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә башлангыч һәм хокук нигезләре темалары ачылды.