27 сентябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Казан-2» (Восстание тукталышы платформасы) һәм “Смарт Сити” (Столбище тукталыш платформасы районында) транспорт-утырту төеннәре проетлары буенча вокзал һәм тимер юл инфракструктурасы үсеше кысаларында җир кишәрлекләре бүлеп бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә “РЖД” ААҖ филиалы – Горьков тимер юлы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы үсеше корпарациясе” ААҖ, ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында барлык кызыксынучы якларны да канәгатьләндерерлек бердәм юл билгеләнде, - бу төзелеш проектын эшләү вакытында генераль проект ясаучыларга (“ТомГипротранс” ААҖ) Казан шәһәре башкарма комитеты шәһәр төзелеше һәм архитектурасы идарәсе белгечләре фикерен исәпкә алу мөһим булачак.