Фәнил Әһлиуллин “Туган як - Агро” җәмгыятендә булды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә кичә “Туган як - Агро” җәмгыятенең терлекчелек комплексында булды.

Аларны җәмгыять җитәкчесе Альберт Хәялиев һәм баш инженер Ирек Тимершин каршы алды. Бергәләшеп, савым залларын карадылар, эш барышы белән таныштылар. 

Коллективтагы алты савымчы икешәрләп бер тәүлек эшли, ике тәүлек ял итә. Хәзерге вакытта комплекста 300 баш сыер исәпләнә, шуларның 206сы савыла. Тәүлегенә барлыгы 5 тонна 90 килограмм сөт җитештерелә, бер сыерга 24,7 килограмм сөт савыла. Шуның бер тоннасы үзебезнең сөт эшкәртү цехында эшкәртелсә, калганын Апас районының Албабадагы сөт комбинатына тапшырабыз. Бездә пони, Шотландия токымлы кечкенә атлар да бар. Максатым — авыл балаларын ат спортына тарту, — диде Альберт Хәялиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International