Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс комиссиясе утырышы булды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Министрлыкның чараларны исәпкә алу һәм гамәлгә ашыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт милке реестры бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә узды.

Дәгъвачылар "Бердәм тест" һәм әңгәмә узганнан соң, шулай ук практик биремне үтәгәннән соң, конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста катнашкан өч дәгъвачы арасыннан Кәримова Эльвира Мирзазановнаны җиңүче дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International