Җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча узган айда җир кишәрлекләрен арендалаган өчен:

консолидацияләгән бюджетка – 6,46 миллион сум;

республика  бюджетына – 2,174 миллион сум күләмендә табыш керде.

       Шулай итеп, 01.01.13 – 30.09.2013 вакыт дәвамында:

консолидацияләгән бюджетка – 93,105 миллион сум;

республика  бюджетына – 23,432 миллион сум күләмендә табыш керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International