Азат Хамаев Тукай муниципаль районы ветераннарын котлады

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

       Халыкара өлкәннәр көненә багышланган   бәйрәмгә элеккеге елларда  хакимияттә эшләгән , хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хезмәткәрләр кунакка килде . Хезмәткәр арасында  халык белән күп еллар буе  кулга-кул тотынып эшләгән, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз бар. Барлык   хезмәтчәннәрне, ветераннарны   бәйрәм   белән чын күңелдән Тукай  муниципаль   районы башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев,  Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат  Кыям улы  Хамаев , агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин, ветераннар Советы председателе Гөлфидә Рәуф кызы Гиниятуллина    котладылар. 

       Ә безнең  өлкәннәребез - җырладылар, биеделәр, үткәннәрне барладылар, истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сөйләшү чәй өстәле артында барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International