Харовое күле янындагы җир кишәрлекләре Казан шәһәре муниципаль милкенә бирелде

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

       Харовое күле буенча ТР Президенты йөкләмәсен үтәү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җир кишәрлекләрен арендага бирүне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде һәм күп катлы паркинг төзү өчен бирелгән җирләрне арендалау турындагы килешенү өзелде. Шулай ук әлеге җирләрне Казан шәһәре муниципаль милкенә тапшыру турында карар кабул ителде.

       24.09.2013 ТР буенча Росреестр идарәсендә тиешле теркәү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International