Татарстанда мең ярымнан артык дәүләт учреждениесен тикшерделәр һәм республика милкен кулланганда 667 хокук бозуны ачыкладылар. Гаеплеләрне җаваплылыкка тарту һәм искәрмәләрне бетерү өчен материаллар прокуратурага җибәрелгән. Бюджет оешмаларында мәйданнарны законсыз рәвештә бизнеска арендага бирү, аларга беркетелгән автомобильләрне югалту һәм җирле бюджетлар алдында бурычлар туплау турында тулырак мәгълүматны «Реальное время»ка биргән интервьюсында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев сөйләде.
Тулырак газета сайтында укыгыз.