Муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында стажировка үтәләр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен ике көнлек стажировка ачылды. Стажировкада Алабуга, Лениногорск, Тукай һәм Тәтеш районнарының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре «милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар»юнәлеше буенча катнаша.

Чараны ачу тантанасында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

"Министрлыкта стажировкалар 2018 елдан бирле үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләргә методологик ярдәм күрсәтүнең мөһим өлеше булып тора. Бу инде унөченче чара. Министрлыкның стажировка мәйданчыгы кысаларында барлыгы 56 муниципаль хезмәткәр белем алды. Сезгә нәтиҗәле эш телим, сораулар бирегез, уртак тырышлык белән теләсә нинди мәсьәләләрне чишү юлларын табарбыз дип уйлыйм», — диде Рөстәм Шәмеев.

Стажировка барышында тыңлаучылар өчен практцияләр һәм практик дәресләр үткәреләчәк, аларда түбәндәге төп мәсьәләләр каралачак: аренда мөнәсәбәтләре, муниципаль милекне исәпкә алу, муниципаль милек белән идарә итү һәм аны электрон формада гамәлгә ашыру, муниципаль унитар предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру һ.б.

Стажировка программасы тест формасындагы йомгаклау аттестациясе һәм квалификация күтәрү турында таныклыкларны тантаналы тапшыру белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International