ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераннарына Министрлык җитәкчелеге ярдәме белән Казан федераль университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында планетарийга экскурсия оештырылды.
Ветераннарга Ватан космонавтикасы тарихы турында сөйләделәр, Космос һәм җирдә барган глобаль процесслар турында күзаллауны киңәйтүче кызыклы экспонатлар күрсәттеләр. Кайбер экспонатларга кул белән кагылырга мөмкин, шул исәптән метеоритның металл кисәкчәсенә дә, аның яше Җир яше белән тигез. Фәнни хезмәткәрләр галәм турында бик күп кызыклы фактлар сөйләделәр. Экскурсиянең иң якты өлеше булып йолдызлыклар, астрономия тарихы һәм Галәм төзелеше турында тулы гөмбәзле фильм карау тора.