Татарстан Республикасында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2020 № 518-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эше дәвам итә.
ЕГРНда әлеге закон гамәлгә кертелгән вакытта элек исәпкә алынган 700 меңгә якын күчемсез милек объекты турында мәгълүмат юк. Бүгенге көндә күчемсез милек объектлары саны 686 575кә кимегән (8 677 калган). Башкару 98,75% тәшкил итә.
Агымдагы елның 6 маена 149 241 объект буенча ЕГРНга җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә хокук ияләре турында мәгълүмат кертелгән, 250 978 объект буенча элек барлыкка килгән хокук теркәлгән һәм башка чаралар үткәрелгән, 286 356 объект кадастр исәбеннән төшерелгән.
Татарстан Республикасында ЕГРНга Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре чикләре турында мәгълүмат кертелгән: 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы һәм 911 торак пункт.
ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турында мәгълүмат 88% ка кертелгән (3 119 нән 2 741).
Территориаль зоналар чикләре турында мәгълүмат 69 % ка кертелгән (12 701 нән 8 714).