Республикада 633 кеше кадастр инженеры аттестаты алды

2013 елның 4 октябре, җомга

       03.10.2013 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 16 сы килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 633 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 78 е аттестатларны 2013 елны алды.

       Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 14 ноябрьдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International