Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 166 млн. сумлык мөлкәт һәм җир кишәрлекләре сатылган

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Муниципаль бюджетларның керемнәрен арттыру һәм коррупция куркынычларын киметүнең төп факторы булып милек һәм җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү буенча электрон аукционнар үткәрү тора.

2024 елның беренче кварталында сәүдә мәйданчыгында sale.zakazrf.ru Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре тарафыннан 103,80 млн сумлык мөлкәт сату буенча 149 сәүдә игълан ителде. Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары активлык күрсәтте.

Милекне арендалау хокукын гамәлгә ашыру буенча 6 миллион сумга якын 58 сәүдә игълан ителгән. Әлеге сатулар буенча Әлмәт, Буа районнары алда бара. Моннан тыш, 93,46 млн сумлык 69 милек объекты сатылган, 54 объект арендага бирелгән.

На торговой площадке в течение первого квартала было объявлено 92 торга по реализации земельных участков на общую сумму около 72 млн рублей. Наибольшую активность по количеству торгов проявили Альметьевский, Арский, Менделеевский районы.

Җир кишәрлекләрен арендалау хокукын гамәлгә ашыру буенча 194 млн сумга якын 269 сәүдә игълан ителде. Минзәлә, Питрәч, Тукай районнары активлык күрсәтте.

72,99 млн сумлык 55 җир участогы сатылган, 200 җир участогы арендага бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International