ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә файдаланылмый торган сәламәтлек саклау учреждениеләрең хуҗалык әйләнешенә кертү буенча чаралар турында фикер алышу булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән ремонт таләп итә торган 29 күчемсез милек объектын алга таба файдалану мәсьәләләре буенча сөйләштеләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ихтыяҗ булмаган 70тән артык объектка карата башка дәүләт учреждениеләренә яки муниципаль милеккә тапшыру буенча чаралар үткәреләчәк. Әлеге күчемсез милек объектларына ихтыяҗ булмаса, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә мондый объектларны гамәлгә ашыруга әзерлек буенча чаралар үткәреләчәк.
Сәламәтлек саклау учреждениеләренең 40ка якын күчемсез милек объекты хәзерге вакытта авария хәлендә. Әлеге объектларны тиешле хәлгә китерергә яки исәптән чыгарырга киңәш ителә.