ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының конкурс һәм аттестация комиссиясе утырышы узды

2024 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү һәм вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссияләр утырышы узды.

Аттестацияне Министрлыкның дүрт хезмәткәре узды. Барлык аттестацияләнүчеләргә аларның вазифа бурычларына кагылышлы сораулар бирелде, бәяләмәләр һәм шәхси эшләр өйрәнелде. Аттестация комиссиясенең бертавыштан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләр биләгән вазифаларына туры килә һәм Министрлыкның кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителә.

Вакантлы вазыйфаны биләүгә өч конкурста алты дәгъвачы катнашты. Конкурсантлар "Бердәм тест" һәм әңгәмә узганнан соң, шулай ук практик биремне үтәгәннән соң, Людмила Вәлиева, Илгизәр Сәлимҗанов, Айдар Шакиров җиңүче дип танылды.

Моннан тыш, комиссия әгъзалары тарафыннан министрлыкның әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертү өчен Никита Герасимов һәм Регина Галимҗанова тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International