Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышларда катнашты.
Ярышлар ирекле стиль белән 4-50 метр эстафета формасында «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды. Ярышларга 21 команда килгән.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча җир һәм мөлкәт министрлыгы командасы 11 нче урынны алды.
Катнашучыларга лаеклы чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе ярышларда уңышлар телибез