Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстанның 372 торак пункты чикләре турында мәгълүмат кертергә калды.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 3119 торак пунктның 2747се чикләре турында мәгълүмат кертелгән (гомуми санның 88%). Шуларның 1048е районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән билгеләнгән.
"ТР киңлек мәгълүматлары фонды белгечләренең хәзерге вакытта 29 муниципаль район составына керүче 60ка якын җирлекнең генераль планнары бар. Агымдагы айда Әгерҗе районы Сарсак-Омга авыл җирлеге, Азнакай районы Сухояш авыл җирлеге, Алексеевск районы Сахаровск авыл җирлеге, Алабуга районы Яковлевск авыл җирлеге, Кайбыч районы Федоровка авыл җирлеге һәм Менделеевск районы Монашевск авыл җирлеге генераль планнарын эшләп бетерү планлаштырыла», – дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.
Калган 372 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә кую өчен районнарның генераль планнарын һәм территориаль планлаштыру схемаларын эшләү буенча чаралар үткәрелә.