ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда хакы буенча Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдындагы бурычлар динамикасын анализлау буенча эшче төркем утырышы узды.
Киңәшмәне муниципаль берәмлекләр белән видеоэлемтә режимында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының ТР буенча Баш идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Искәндәр Билалов, ТР Финанс министрлыгының икътисад бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Эльвира Фатыйхова, суд приставларының район бүлекчәләре вәкилләре һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Аренда хакы буенча бурычлары булган 18 муниципаль берәмлекнең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре һәр бурычлыга карата кабул ителгән чаралар турында хисап тоттылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашу йомгаклары буенча ТР Рәис йөкләмәләре исемлегенә ярашлы рәвештә, Министрлыкка муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә муниципаль милек өчен аренда хакы буенча бурычның барлыкка килү сәбәпләрен анализларга һәм аны киметү буенча эшне, шул исәптән суд тәртибендә оештырырга кирәк.
2024 елның 1 маена Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында милек һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләре буенча бурыч 339 777,3 мең сум тәшкил итә, шуларның 29 224,1 мең сум, җир кишәрлекләре өчен 310 553,2 мең сум.
Утырыш барышында районнарга аренда килешүләре буенча түләүләрне мониторинглау, бурычлары булган арендаторлар белән эшен көчәйтү, шулай ук суд приставлары хезмәтләре белән актив хезмәттәшлек итү тәкъдим ителде.