Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын күпләп җыештыру оештырылды. Акциядә республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районы Шәһәр яны урманчылыгының Столбищенск участок урманчылыгы урман фонды территориясен җыештырдылар.
Гомуми тырышлык белән урман фонды территориясен коммуналь калдыклардан, коры һәм валежниктан чистарту үткәрелгән.