Узган шимбә көнне, 05.10.2013, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Олимп” спорт комплексында кече футбол буенча ярышларның 1/8 финалы үткәрелде. Бу уенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дружинасы белән очраштылар. Уен кискен баруга карамастан, бу юлы уңыш көндәшчеләр ягында булды. Ләкин, иң мөһиме – уен оешты һәм команда бердәм булды.