ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Россиякүләм урман утыру” акциясендә катнашты

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

       Узган шимбә, 5 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       Исегезгә төшерәбез, бу акция инде өченче ел үткәрелә. Урман утырту көне беренче тапкыр 2011 нче елны Берләшкән милләтләр җәмгыяте игълан иткән Халыкара урман елында үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International