Татарстанда бәяләүчеләр өчен квалификация имтиханы башланды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Казан инновацион университеты базасында  28 майдан 1 июньгә кадәр бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә күчмә квалификация имтиханы узачак.

Имтиханнарны вәкаләтле орган Россия Икътисади үсеш министрлыгы карамагындагы федераль бюджет учреждениесе Федераль ресурс үзәге кабул итә.

Имтиханны тапшыру өчен Татарстан һәм Идел буе федераль округыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә 700гә якын гариза бирелгән, бу имтихан мәйданчыгын техник оештыру тәҗрибәсе белән бәйле.

2017 елның 1 июленнән барлык бәяләүчеләрне квалификация имтиханын тапшырырга мәҗбүр итүче Федераль закон үз көченә керде. Бәяләүчеләр өч елга 1 тапкыр Бәяләүчеләр реестрында калу өчен квалификация имтиханын тапшырырга тиеш. Аттестация өч юнәлеш буенча бара: күчемсез милекне бәяләү, күчемле милекне бәяләү, бизнесны бәяләү.

Закон кертелгәннән бирле Казан квалификация имтиханын оештыручы шәһәрләр санына керде һәм ел саен Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән 500дән 1200гә кадәр дәгъвачы кабул итте. Моның өчен нигез булып республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге инициативасы хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International