ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында «Алексеевское – Әлмәт» автомобиль юлын төзү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кабул ителгән боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында «Автострада» акционерлык җәмгыяте белән «Шәле (М – 7)-Баулы (м – 5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевское-Альметьевск»автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турында концессия килешүе төзелде.
Килешүдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы концеденты булып тора. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, үз чиратында, концессия килешүе кысаларында мөлкәтне кабул итү һәм җир кишәрлекләре бирү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы булып тора.
Төзелгән автомобиль юлына милек хокукы Татарстан Республикасына карыйчак.
Киңәшмәдә җир кишәрлекләрен тартып алу, автомобиль юлын файдалануга тапшыру һәм тиешле файдалану өчен күчемсез милек объекты буларак юлны рәсмиләштерү буенча алдагы чаралар турында фикер алыштылар.