Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешма идарәсе утырышы булды.
Утырышта «Халыкара программалар дирекциясе» финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Еллык отчет һәм бухгалтерлык (финанс) отчеты анализланды. 2023 елда Халыкара программалар дирекциясе 45 чара үткәрде, аларның нәтиҗәләре буенча төп икътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасы формалашты.
Киләсе җыелышны 2025 елга планнарны карау өчен агымдагы елның декабрендә үткәрергә тәкъдим ителә.