Дәүләт Советының 54 нче утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.
Закон проектлары һәм аларга картографик материаллар Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан әзерләнгән.
Аерым алганда, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Менделеевск муниципаль районы " муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында республика законы белән «Татар Чаллысы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясе составына «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлеше кертелә.
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев аңлатканча, чикләрне үзгәртү кирәклеге Татар Чаллысы авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисади зона булдыру планлаштырылу белән бәйле.
Парламент утырышында Түбән Кама районының «Түбән Кама шәһәре» һәм «Простинский авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде.
Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников, документны тәкъдим итеп, закон проектының төбәк әһәмиятендәге объектны - «Этилен 600» индустриаль паркын урнаштыру һәм Түбән Кама муниципаль берәмлеге чикләрендә, шул исәптән Түбән Кама шәһәре территориясендә махсус икътисади зона булдыру максатларында әзерләнгәнлеген аңлатты.
Федераль законнарга ярашлы, алдан үсеш территориясе составына махсус икътисади зона керә алмый. Моның өчен алдан үсеш территориясе чикләрен үзгәртү кирәк.
Әлеге мәсьәләләр буенча Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында ачык тыңлаулар уздырылды, алар барышында муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү инициативасын хупладылар.