Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров мәгариф һәм спорт министры урынбасары Самлан Пханкхавонг җитәкчелегендәге Лаос Халык-Демократик Республикасы делегациясен каршы алды.
Самлан Пханкхавонг әфәнде форумның пленар утырышында чыгыш ясаячак.
Форумның ике көнендә катнашучылар төрле темалар буенча фикер алышачак: мәктәпкәчә белем бирү, рухи-әхлакый традицион кыйммәтләрне саклауга таянып тәрбия эше, ОВЗ һәм инвалид балалар белән эшләү өлкәсендәге проектлар, Мәгариф өлкәсендә ясалма интеллектны куллану, халыкара хезмәттәшлек һәм башка актуаль темалар. Чит ил кунаклары Россия мәгариф моделе белән танышачак.
Форум мәйданчыгында чит ил кунаклары өчен «Россия — миру» күргәзмә киңлеге оештырылган, ул интерактив форматта Россиянең дөнья казанышлары тупланмасына керткән өлеше турында сөйли.
Форумда 100дән артык чит ил вәкиле, шул исәптән гомуми һәм югары белем министрлары катнаша.