Фәнил Әһлиуллин унитар предприятиеләрне реформалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республика муниципаль районнары башлыклары белән видеоэлемтә режимында унитар предприятиеләрне үзгәртеп кору (ликвидацияләү) буенча план-график белән расланган контроль чараларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Тугыз муниципаль район унитар предприятиеләрне үзгәртеп кору һәм бетерү буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.

2023 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин унитар предприятиеләрне үзгәртеп кору һәм бетерү буенча план-графикны раслады. 6 ай эчендә республикада 12 унитар предприятие үзгәртеп корылган.

2024 елның 11 июненә Татарстан Республикасында 105 унитар предприятие теркәлгән, аларның табигый монополиядә эшчәнлек алып баручы 29 предприятиесе сакланырга тиеш, өч предприятие банкротлык процедурасында, бер предприятие банкротлыкка якын хәлдә. 72 унитар предприятиегә реформалаштыру буенча эшләр башкарырга туры киләчәк.

Методик ярдәмне гамәлгә ашыру максатларында министрлык республиканың муниципаль берәмлекләренә унитар предприятиеләрне реформалаштыру мәсьәләләре буенча даими рәвештә консультацияләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International