Азат Кадыйров ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышын уздырды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды.  Утырышны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров үткәрде.

Иҗтимагый советның 2024 елга расланган эш планы нигезендә совет әгъзалары Министрлыкның җаваплы хезмәткәрләренең министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү, коррупциягә каршы эшнең торышы һәм элеккеге йөкләмәләрне үтәү турындагы чыгышларын тыңладылар һәм фикер алыштылар.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын мониторинглау турында чараларны исәпкә алу һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдар Рәхмәтуллин сөйләде:

- Министрлыкның һәм «Республика мөлкәт казнасы» ДБУның сигез бүлекчәсе 25 дәүләт хезмәте күрсәтә, шуларның 12се социаль әһәмиятлеләргә карый. Агымдагы елның биш аенда 799 дәүләт хезмәте күрсәтелгән.  Министрлыкка дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сроклары һәм сыйфаты турында шикаятьләр килми.

Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазыйфаи зат Камил Сабиров беренче яртыеллыкта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы ведомство программасы чараларын үтәү барышы турында хәбәр итте.

«Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» РОО рәисе Артем Кузнецов күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итүнең озак вакытлы фаразын формалаштыру максатында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан ЗАГС органнарына күп балалы гаиләләрнең сан составы турында запрос җибәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Утырышта катнашучыларга шулай ук Татарстанда җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын кадастр бәяләү нәтиҗәләре турында доклад тәкъдим ителде. 2022 елда 1 734 952 җир участогы бәяләнгән, ә 2023 елда 2 817 079 капиталь төзелеш объекты бәяләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International