Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен укыту семинары узды

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

       Бүген, 10 октябрь көнне, өч көн дәвамында Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен барган “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинарының тәмамлау көне булды. Семинарда республиканың муниципаль районнарыннан килгән 70 ләп мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.

       Семинарның соңгы көне дәүләт-шәхси партнерлык билгеләмәсе, дәүләт-шәхси партнерлык форматындагы проектларны тормышка ашыру максатчанлыгын бәяләү методикасы, дәүләт-шәхси партнерлык форматындагы проектларның нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы темаларына багышланды. Бу темалар буенча Мәскәү шәһәренең VEGAS LEX  компаниясе вәкилләре - практиканың дәүләт-шәхси партнерлыгы өлкән юрист-аналитигы Евгения Зусман, практиканың дәүләт-шәхси партнерлыгы һәм инфраструктурасы юристы Иван. Лаврентьев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International