Кичә, 2013 елның 10 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Мөлкәт идарәсенең дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе;
· Исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт милке реестры бүлегенең әйдәп баручы консультанты.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 5 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Альмукова Инна Наил кызы;
· Насыйбуллина Гүзәл Илдар кызы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!