ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Россия Федерациясе субъектларының инвестицион климат торышы милли рейтингының аерым күрсәткечләре буенча ТР Икътисад министрлыгы киңәшмәсендә катнашты.
Аерым алганда, Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингында Татарстан Республикасы күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре, шул исәптән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алып барган «Җир кишәрлекләрен арендага алу процедураларының нәтиҗәлелеге» һәм «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге һәм территориаль планлаштыру сыйфаты» күрсәткечләре буенча фикер алышу булды.
Милли рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнес алып баруның уңай шартларын булдыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы практикаларны ачыклый.
ПМЭФ'24 кысаларында 7 июньдә стратегик инициативалар агентлыгы 2023 ел йомгаклары буенча Россия субъектларының инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте, аның нигезендә Татарстан инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында Мәскәүдән соң икенче урында тора.