Татарстанның күп балалы гаиләләренә 48 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән

2024 елның 12 июле, җомга

2024 елның 11 июленә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72149 гариза бирүчене кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 119, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 419 гариза бирүче.

Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, кадастр исәбенә барлыгы 51 996 җир кишәрлеге куелган. Казанда 8 291 җир участогы кадастр исәбенә куелган, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 404 җир участогы.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә гомуми өлешле милеккә 48 340 җир кишәрлеге бирелгән.

Казанга һәм Чаллыга тоташкан инженер-коммуналь, транспорт һәм социаль инфраструктура белән тәэмин ителгән җир кишәрлекләренә анализ ясалды.

Участоклар формалашкан саен исәптә торучы күп балалы гаиләләр чират тәртибендә җир кишәрлекләрен сайлауга чакырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде, бурычларның берсе - гаиләләргә, бигрәк тә күп балалы гаиләләргә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International