«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру максатыннан 2021 елда Росреестр тарафыннан торак төзелеше өчен яраклы җирләрне куллану нәтиҗәлелеген анализлау өчен «Земля для стройки» проекты эшли башлады. Ул Цифрлы технологияләр ярдәмендә гражданнарга торак йорт төзү максатларында җир сайларга һәм сатып алырга мөмкинлек бирә.
Проектта Россия Федерациясе субъектлары, шул исәптән Татарстан Республикасы да дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында катнаша.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы даими нигездә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе үткәргән торак төзелеше максатларында ирекле территорияләрне һәм җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мөмкинлеген билгеләү өчен файдалануның нәтиҗәлелеген анализлау буенча оператив штаб утырышларында катнаша.
Җир алуда кызыксынучы затлар Россиянең «Земля для стройки» иҗтимагый Кадастр картасы сервисын кулланып формалаштырылган җир участогы бирү турында мөрәҗәгать җибәрәләр.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кызыксынган затлардан алынган мәгълүматны эшкәртүне гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган тарафыннан билгеләнде.