Татарстанда Россиядә Гаилә елын уздыруга, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чаралар кысаларында Лаеш районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештырды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов катнашты
Район халкының сорауларына шулай ук район прокуратурасы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, суд приставлары, шулай ук ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары әгъзалары җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, хокукый ярдәм атналыгы 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чараларның бердәм планы белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.