2024 елда ятим балалар өчен 621 торак бина сатып алыначак

2024 елның 12 июле, җомга

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров ятим балаларны торак урыннар алу мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Агымдагы елда 22 районда 1 млрд 742 млн сумлык 621 торак бина сатып алу планлаштырыла, шуларның 101 млн сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Соңгы өч елда ятим балалар өчен 1998 торак бина сатып алынган һәм тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International